Украинада һәлак булган Казан офицеры белән хушлаштылар

-- Лейла

Мото-укчылар взвод командиры Антон Гречаник Россиянең Украинадагы хәрби махсус операциясе барышында 10 апрельдә һәлак булган, дип хәбәр итә “Казанский репортер”. Өлкән лейтенантка 39 яшь иде.

Антон Гречаник 1982 елда Казанда туган. Хәрби хезмәтне ул Брянск өлкәсендә уза. 2004 елның февралендә оборона министрлыгы белән килешү төзи һәм өлкән машина йөртүче булып эшли башлый.

2009 елда исә Гречаник офицерлар курслары уза. Хәрби ант, батырлык һәм кыюлык өчен Антон Гречаник үлгәннән соң батырлык ордены белән бүләкләнә.

Офицер Гречаникны 25 апрельдә Брянск өлкәсе Клинцы шәһәрендә җирлиләр. Хәрбинең тол хатыны белән ике улы калган…

Бәйле