Әнвәр Нургалиев Вәсилә Фәттаховага чиксез рәхмәтле

-- Лейла

Җырчы Әнвәр Нургалиев беренче тапкыр гастрольләргә чыгып киткән вакытларын искә алды. Ул мәрхүм җырчы Вәсилә Фәттахованың иҗат төркеме белән чыгыш ясаган булган.  

– Менә шундый тарихи фото җибәрделәр миңа. Яшь чакларыбыз безнең! Вәсилә Фәттахова беренче сольный гастрольләренә мине чакырды, ул вакытта аның гөрләп торган чагы. Минем исә тәүге адымнарым, курка-курка ризалашкан идем шул чакта. Иҗат юлы минем өчен җиңелләрдән булмады. Шул вакытта Вәсилә миңа: “Әнвәр, син булдырасың! Әйткән иде әле диярсең!”, дия торган иде. Рәхмәтләрем чиксез минем Вәсиләгә, – дип яза җырчы.

Бәйле