Ришат Төхвәтуллин Борис исемле һәм артык таза булганмы?! [фото]

-- Лейла

Җырчы Ришат Төхвәтуллин “Здравие Алтая” дип исемләнгән реклама газетасында үзенең фотосы белән мәкалә күреп, шаккаткан. Баксаң, Ришатның фоторәсеме белән Екатеринбург шәһәреннән дип, ниндидер Борис хат язган.

Хат мондый эчтәлектә: “Мин гомерем буе таза булдым. Шуннан комплекслар барлыкка килде. Спорт белән шөгыльләнергә ярамады. Бик каты буыннарым сызлады. Бер тапкыр диета тотып карадым, хәтта берничә килограммга ябыктым да, әмма соңрак югалткан килограммнарыма өстәп, тагын да тазардым. Бервакыт кулыма сезнең газета килеп эләкте һәм мин шунда “Хитохудин” исемле препарат турында белдем. Бу махсус ябыгу өчен капсулалар булып чыкты. Мин дә моны сынап карарга булдым. Беләсезме, 3 курс эчендә 21 килограммга ябыктым! Бөтен кешегә дә бу препаратны тәкъдим итәм!

Газетада басылып чыккан әлеге мәкаләне Ришат Төхвәтуллин да күргән.

– Бу шарлатаннарга ышана күрмәгез! Мин беркайчан да таза булмадым һәм артык килограммнар булу белән интекмәдем. Әле алай гына да түгел гомеремдә бер тапкыр да болар язган препаратларны кулланып караганым булмады. Соң сез мине беләсез бит инде! Төрлесен күргәнем бар, әмма мондыйны беренче күрүем! – дип үз ризасызлыгын белдереп яза җырчы.

Бәйле