Бу җәйдә туе булырга иде… Украинада тагын биш кеше һәлак булды

-- Лейла

Хәрбиләрнең иң яшенә – 23, ә иң өлкәненә – 44 яшь. Алар башка республика һәм өлкәләрдә туган, әмма барысы да Казан танк училищесында укыган булганнар, дип хәбәр итә KazanFirst интернет-басмасы.

Украинада Киров өлкәсеннән 44 яшьлек Эдуард Дмитриев геройларча һәлак булды. Ул Казан танк училищесын 2000 елда тәмамлый. Кайбер мәгълүматлар буенча, Дмитриев, засадага эләккәннән соң, 24 апрельдә һәлак булган. Якын көннәрдә исә хәрбине туган ягына алып кайтып җирләячәкләр.

Шулай ук махсус операция вакытында Иркутскидан 27 яшьлек Николай Шумицкий һәлак булды. Ул да Казан танк училищесын тәмамлаган. Танкта хезмәт иткән хәрби, үлгәннән соң, батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Моннан тыш Украинада Волгоград өлкәсеннән 23 яшьлек Максим Сафронов та һәлак булды. Ул Казан танк училищесын 2021 елда гына тәмамлаган булган. Максим бу җәйдә туй ясап, өйләнмәкче булган.

Махсус операцияне башкарганда Әстерхан өлкәсеннән майор Али Батыров та батырларча һәлак була. Егет шулай ук – Казан танк училищесы студенты. Украинада исә танкчының колоннасы ату астына эләккән. Бер кеше дә исән калмаган.

Украинада барган хәрби операция барышында Арзамастан өлкән лейтенант Алексей Войкинның һәлак булуы ачыкланды. Ул да Казандагы танк училищесында укыган. Алексейга нибары 26 яшь булган.

Бәйле