Шәүвәл аенда ничә көн ураза тотабыз һәм аның тәртибе нинди?

-- Лейла

Рамазан ае тәмамланса да, изге гамәлләрне кылуыбызны дәвам итәргә насыйп булсын. Аллаһ Тәгаләне зурлау, итагать кылу төрләре бик күп һәм аларның әҗерләре бик бөек. Аллаһ Тәгалә Коръәндә: «Кем исә ир-аттан яисә хатын-кыздан мөэмин хәлендә булганда изге гамәл кылса, дөреслектә Без аны яхшы тормышта яшәтербез һәм иң яхшы кылган гамәлләре буенча әҗер савапларын бирәчәкбез». (ән-Нәхл сүрәсе, 97 аять).

Шәүвәл аенда алты көн ураза тотуга бәйле сораулар күп яңгырый. Шуларның берсе: «Ул гамәлнең шәригатьтә булган хөкеме нинди?» Рамазан аеның фарыз уразасын тотканнан соң шәүвәл аенда ураза тоту Пәйгамбәребез сөннәтеннән булган мөстәхәб нәфел (эшләсә яхшы, эшләмәсә гөнаһысы юк) гамәл, ул ваҗиб (мәҗбүри) түгел. Ләкин аның әҗер савабы ел буе ураза тотучыныкы кебек бик бөек һәм дәрәҗәле. Бу турыда Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): «Кем исә ураза аеның фарыз уразасын тотып, аннан соң шәүвәл аеның 6 көнен тотса, ул ел буе ураза тоткан кебек булыр», — ди. Хәдиснең мәгънәсе шәригатьтәге кагыйдәдән чыга: һәрбер изге гамәл өчен (кайберләреннән кала) ун әҗер-савап билгеләнә. Шуңа күрә, Рамазан аенда ураза тотуның әҗер савабы 10 ай ураза тоткан кебек. Ә шәүвәлдә 6 көн тоткан уразаның әҗер савабы ике айныкына туры килә. Бергә кушкач, бер еллык әҗер-савап хасил була. Ләкин монда сүз әҗер-савап турында гына бара. Ул гамәлләр барыбер бертигез була алмый икәнен дә аңларга кирәк. Шәүвәл ае буе 6 көн ураза тоту — сөннәт гамәл. Бер елны бу уразаны тотып, икенчесендә калдырсаң, зарары юк. Ләкин ел саен тотса — хәерлерәк, ни өчен үзеңне шундый зур әҗер-саваптан мәхрүм кылырга?

Ни рәвештә тотарга һәм ничек яхшырак

Бу уразаны аерым көннәрне бүлеп тотарга ярый, бер тоташтан тоту мәҗбүри түгел, ләкин хәерлерәк. Уразаны шәүвәл аеның нинди көннәрендә тотарга тели, шул көннәрне тота ала. Ә гаеттән соң икенче көнне үк ураза тота башлау күнеккәнлек аркасында җиңелрәк. Рамазан аенда тотылмый калган көннәре булучыларга нәрсә эшләргә? Иң беренче, алар бурычлы көннәрен каза кылырга, ягъни тотып бетерергә тиеш, соңыннан инде шәүвәлнең 6 көнен тота башлый. Чөнки хәдистән килгәнчә, бер еллык әҗер-савап Рамазан аен тулысынча тотмаган кешегә хасил була алмый. Фарыз гамәл, нәфел гамәлдән алдан кылынырга тиеш, ягъни фарыз кылынмыйча нәфел кабул булмый. Бу башка мәсьәләләргә дә кагыла. Мәсәлән, бар шундый мөселманнар, алар 5 вакыт намазларын укымыйлар, әмма Рамазан аенда тәравихка йөриләр. Аларның бу тәравихлары тәравихтан китми, ләкин аларның шул кылган намазлары рәкагать саннарына карап, кылмаган фарыз намазларын каплар өчен ямау булып кулланылачак.

Шәүвәл аенда ураза тотуның иң мөһим файдалары

Беренче чиратта, шәүвәл ае уразасы Рамазан аенда булган кимчелекләрне каплый. Әгәр мөселман кешесенең Рамазанда тоткан уразасында кимчелекләре яисә уразасына зарар китерерлек гөнаһлары булса, Кыямәт көнендә аның нәфел уразалары фарыз уразаларын ямар өчен кулланылачак. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең хәдисендә дә моңа дәлил бар: «Дөреслектә, Кыямәт көнендә иң беренче хисап кылына торган гамәл — ул намаз. Раббыбыз фәрештәләргә әйтер: «Колымның фарыз намазына карагыз, аны камил рәвештә кылдымы яисә кимчелекләре булдымы? Әгәр камил рәвештә кылынсалар, алар камил булып язылырлар, ләкин әгәр аларда ниндидер кимчелек булса, колымның нәфел намазларына карагыз. Әгәр колымның нәфел намазлары булса, колымның фарыз намазларын шул нәфел намазларыннан алып камилләштерегез. Һәм барлык гамәлләр бу рәвештә кабул ителәчәк».

Икенчедән, бу Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) безгә билгеләп куйган сөннәт гамәл. Шулай ук, Шәүвәл аенда ураза тоту бер төрле изге гамәлләр кылудан соң, тагын изге гамәлләрне дәвам итүгә күнектерер өчен файдалы. Һәм Рамазан уразасының кабул булуының ачык дәлиле булачак, иншәАллаһ! Нәфел уразасын тоту, Раббыбызга Рамазан аенда ураза тотарга мөмкинлек нигъмәтенә шөкрана белдерү, Аллаһ Тәгаләнең һәм Рәсүлебезнең мәхәббәтләренә ирешү дә.

Бер галимнән: «Хатын-кызда Рамазан уразасының бурычы булса, ул шәүвәлдән 6 көн тота аламы, яисә башта каза кылырга тиешме?» — дип сораганнар. Галим Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең хәдисенә нигезләнеп: “Ул башта Рамазан уразасын каза кылып, соңыннан гына шәүвәлнең 6 көн нәфел уразасын тота ала”, — ди. Ләкин бер хәлдә генә искәрмә бар, мәсәлән, хатын-кыз бала тапканнан соң нифас хәлендә булып, Рамазан аенда бер көн дә ураза тота алмаса, каза кылуы бөтен Шәүвәл аен алып бетерсә, һәм Зөлкагъдә ае кергәч кенә тәмамланса, аңа шул вакытта 6 көн ураза тотарга рөхсәт ителә. Ләкин монда инде каза кылып бетерү белән бу уразаны бер тоташтан тотарга туры киләчәк. Ул зөлкагъдә аенда тотылса да, зарураттан булганга күрә, Аллаһ боерса, ошбу шәүвәл аеның нәфел уразасы кебек кабул ителер һәм аның өчен шундый ук әҗер-савап булыр.

Һәм ахырдан тагын бер кызыклы мәгълүмат. Икенче бер хәдистә килгәнчә: «Ай саен 3 көн ураза тоткан кеше шулай ук бер ел ураза тоткан әҗер-савапка ирешә». Атна саен дүшәмбе һәм атна кич ураза тотучылар, иң кимендә аена 8 көн ураза тотып, хәдисләрдә килгәнчә, ел буе нәфел уразасы тоткан әҗер-савапка, иншәАллаһ, ирешәчәкләр.

Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов.

Чыганак: https://yanarysh.ru/

Бәйле