Алып баручы Эльвира Фазлыева (татар эстрадасында Аида исеме астында чыгыш ясый) үзенең тормышында булган мөһим вакыйга белән бүлеште.
Җырчыга сөйгәне кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган.
— Изге Рамазан аенда тормышымда шундый вакыйга булуы искиткеч ул! Мин әлеге тәкъдимгә «Риза» дип, җавап кайтардым! Сез дә могҗизаларга ышаныгыз! Алар, һичшиксез, тормышка ашачак, — ди Аида үзе.