Эльвира Фазлыева: «Яңа тормыш башларга вакыт җиткәндер»

Тормышы – җырында. Ул күргән кайгы-хәсрәтне җырчының иҗатын күзәтеп баручылар да кичерде. Ике ел элек кызын югалткан Эльвира Фазлыева бүген яңа тормыш корырга тырыша.

– Күптән түгел сезгә тәкъдим ясадылар. Котлыйбыз! Булачак тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз?

– Безнең танышуга да нәкъ менә Динара сәбәпче булды. Озак очрашып йөрдек, дип әйтә алмыйм, ләкин бер күрүдә үк күңелемә якын кеше булып тоелды ул миңа. Тәкъдимне исә көтмәгәндә, уйламаганда ясады. Шулай да, риза булдым. Бу адымын изге рамазан аенда ясавына бигрәк тә сөендем.

– Яңа мөнәсәбәтләр башлау кыен булмадымы?

– Мөнәсәбәтләр бит әле башланып кына килә…

– Тормышыгызның яңа этабы башлана, дип әйтә аласызмы?

– Шулай буласына ышанасым килә. Газапларны күп күрергә туры килде, алга таба атларга, бәхетле яңа тормыш башларга вакыт җиткәндер.

– Аиданың әтисе – Александр белән сез нинди мөнәсәбәттә?

– Бала хәсрәте араларыбызны суытты шул…

– Кызыгызны сагынмаган көнегез юктыр… Бу яра белән яшәргә ничек өйрәнәсез?

– Мондый хәсрәтне үз башыннан кичергәннәр генә аңлар. Кызымны ике ел элек югалттым. Аның чын күңелдән елмаюын, матур итеп көлүен, шаяруларын, «Әни, мин сине яратам!» дип әйтүләрен көн дә сагынып искә алам. Бу куркыныч төш кайчан да булса тәмамланып, уянырмын да, янә Аидамны кочагыма алырмын сыман. Ләкин бу төш түгел, бу – чынбарлык. Кызганыч, үткәннәрне кире кайтарырлык көчем юк шул. Миңа кырыс чынбарлыкны кабул итеп, алга таба яшәргә генә кала…

– Авыр чакта иң зур терәгем әти-әнием булды, дигәнсез бер әңгәмәдә. Алар биргән иң кадерле киңәш нинди булды?

– Әти-әнием дә минем белән бергә кичерделәр бу хәлләрне. Беләм, аларга икеләтә авыр. Аида да аларны бик яратты, «әбием», «бабаем» гына дип торды. Озак күрешми торсалар, төннәрен сагынып елый иде.

Бу югалтудан соң минем өчен дә бик кайгырды алар. Иң авыр чагымда әнием миңа: «Кеше арасында булырга тырыш, эшкә чык, япа-ялгызың калма», – диде. Иң кадерле киңәше шул булгандыр.

– Сезне күпләр «ТНВ» телеканалындагы «Вызов 112» тапшыруы аша да белә. Үз тормышыгызда булган фаҗигадән соң бәла-казалар, хәвефле хәлләр турында сөйләү кыен түгелме?

– Бик кыен. Тамакка төер утырган чаклар еш була. Ләкин фаҗигаләр турында юкка гына сөйләмибез без. Шул рәвешле башка кешеләрне хәвеф-хәтәрләрдән сак булырга өндибез, күпмедер дәрәҗәдә кисәтәбез дә.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/05/81113/

Бәйле