Татарстанда бер машина йөртүче мәчеткә килеп бәрелә һәм хастаханәгә эләгә

-- Лейла

Татарстанның Азнакай районында Volkswagen Jetta машинасы йөртүчесе мәчеткә килеп бәрелә һәм керә торган урындагы конструкцияне ватып-җимерә. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң төрле имгәнүләр белән машина йөртүчене хастаханәгә алып китәләр.

Әлеге хәл 9 майда төнлә булган. 23 яшьлек егет Volkswagen Polo руле артында идарәне югалта, юлдан чыгып китә һәм мәчеткә бәрелә. Шаһитлар сүзләренчә, машинаның тизлеге рөхсәт ителгәннән шактый югары булган. Кара седан машинасы мәчет болдырында эленеп калган, машинаны хәтта махсус техника ярдәмендә генә салдырып алганнар.

Бәйле