Гүзәл Уразова: «Илдар көймәсе комга терәлгән шикелле утыра»

-- Лейла

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова яшьлек хатирәләрен барлавын дәвам итә.

– Шулай гастрольләр вакытында Илдар минем кулны тотып алды да, нәрсәдер әйтә башлаган иде, Гөлнара килеп керде. Шулай итеп сөйләшеп бетереп булмады!

Киләсе концерт Чиләбедә буласы. Автобуста барабыз. Зур юллардан арыта да башлаган иде кебек, ләкин шуның белән бергә көннән-көн концертлар саны кими.

Төмәннән без кире Казанга юл тотарга тиешбез. Ике концерт әле тагын Илдар белән бер сәхнәдә чыгыш ясыйсы. Калганын кем белә… Чиләбегә барганчы, Илдар берүзе автобусның арткы урынында утырып барды. Нигә минем янга утырмады?.. Кәефе дә юк кебек! Әллә берәр хәл булганмы?! Мин гаепле микән? Башка әллә нинди уйлар кереп бетте.

Миңнегали автобустан чыкканда: «Девчонки, что вы такие грустные? Устали? Давайте, сегодня после концерта в ресторан сходим?» дип куйды. Ә мин артка борылып карыйм. Илдар һаман көймәсе комга терәлгән шикелле утыра. Чыкканда сорарга булдым.

«Барысы да яхшымы соң? Кәефең юк кебек», дидем. «Әй, бар инде шунда. Ярар, барысы да яхшы», дип җавап бирде. Йөрәгемә рәхәт булып китте! Минем гаеп юк шикелле.

Концертка әзерләнеп йөрибез. Бераз репетиция узганнан соң, гримеркага барганда, Илдар каршы очрады: «Бүген нишлисең?» – дип сорады. «Нишлим инде, как обычно, – мин әйтәм, – концерт, кунакханә, автобус». «Бәлки концерттан соң күрешеп алырбыз?» ди Илдар. Миңа шулай очрашырга тәкъдим ясавы булгандыр…

Кыскасы, кич күрештек без. Рәхәтләнеп сөйләштек. Беркем дә комачауламады, беркем дә бүлдермәде. Уянып китсәм… – дип яза җырчы.

Бәйле