Чаллыда көймә гаражында физкультура укытучысының үле гәүдәсен тапканнар

-- Лейла

«Сосновый бор» бакчачылык ширкатенең су асты гаражында 52 яшьлек физкультура укытучысы Павел Тепловның үле гәүдәсе табылган. Chelny-biz.ru интернет-газетасы мәгълүматлары буенча, ир-ат Чаллыдагы 42нче мәктәптә эшләгән.

Укытучының гаражда нәрсәдер ремонтлаганы фаразлана. Мөгаен, ул балык тотарга барырга әзерләнгән булгандыр. Ниндидер мәлдә укытучыга кинәт кенә начар булып киткән. Кызганычка каршы, аны коткарып кала алмаганнар.

Павел Теплов – Чаллы шәһәренең танылган укытучыларының берсе булып саналган. Агымдагы елда гына ул физкультура буенча бөтенроссия олимпиадасының ике призерын әзерләгән булган. Моннан тыш, Павел Теплов – автокаладагы рус лаптасын үстерүгә нигез салучыларның берсе булып торган.

Бәйле