Данир Сабиров: «Безнең әни бәби көтә…»

Данир Сабиров бик тә гаилә җанлы кеше. Аның әнисенә мөнәсәбәте сокланырлык. Баксаң, бу ханым бик күпне кичергән кеше икән шул…

Бу хакта Данир көндәлекләрендә язган иде.

«Әти китте Үзбәкстанга. Янәсе, аңа үз милләтендәге хатын кирәк. Барган, тапкан, яши башлаганнар… Әмма 7 айдан соң выясняется: НЕ СОШЛИСЬ ХАРАКТЕРАМИ…
Әни дә монда үз тормышын кора башлый, бер ир-ат белән мөнәсәбәтләре бар иде. Һәм ул өченчегә бәби алып кайтырга булды. Безнең әни бәби көтә.
«Эш милләттә түгел икән», – дигән нәтиҗәләр ясап, әти кире Азнакайга әни янына кайта. Гафу үтенергә дип. Тулай торакка килеп керә һәм анда йөкле әнине күрә…

Әти шок хәлендә инде. Әмма аның күңеле киң: «Ярар, ул балага үз фамилиямне бирәм, минем отчествоны йөртсен, бары тик бергә булыйк», – дип гафу үтенә башлый. Менә, әни тагын елый.

Уртак бер фикергә килеп, әти белән әни кабат кавышты. Әти безнең кырыс күңелле, усалрак кеше. «Непедагогический метод»ларны еш куллана иде. Өйдә тавыш булмады түгел. Хәтта әни миңа кыйммәтле ботинка алган өчен дә барыбызга да эләкте. Әти үзе ишле гаиләдә үскәч, бик экономный.
Әти СПТУга эшенә кире кайтты һәм мине көрәшкә бирде. Тормышымда яңа чор башланды.

Көрәш буенча ярышларга төрле районнарга йөри идек. Әти гел минем белән булды. Берсендә шулай Актанышка ярышка китеп барабыз һәм автобус дер-дер килә, бик сәер селкенә башлады. Минем артта утырган Радик: «Абый, безне тәгәрмәч уза», — ди әкрен генә. Автобусның бер тәгәрмәче сүтелеп, басуга кадәр тәгәрәп төшкән иде. Бер Ходай саклап калды шунда үзебезне.
Гаиләбезнең автомобиле «Москвич» булды. Эчке яктан ишеге бары тик водительнеке генә ачыла иде. Кайда гына килеп туктасак да, әти тизрәк чыгып, әнигә яисә балаларына ишек ача иде. «Вәт Исламбай маладис ир», — дип башка кешеләр карап тора иде.
Авылга «Москвич»та гына кайтмый идек. Ешрак очракта автобус белән. Шулай бервакыт автобуста бер апа мине сөйләштерә икән:
— Улым, кайда барасыз?
— Әбигә.
— Әбиең әйбәттер, күчтәнәчләр күп бирәдер…
— Әйе: сөт, май, каймак, ит…
— Ә сез аңа нәрсә алып кайтасыз?
— Каткан икмәк.
Элек шулай икмәкне җыеп, авылга алып кайтыш иде.
1998 елның 7 марты җитте. ӘНИ ӨЧЕНЧЕГӘ БӘБИ ТАПТЫ!
Әти, мин, Назыр киттек роддомга, тәрәзә аша баланы күрергә…

…Одеялга төрелгән баланы әни тәрәзә аша безгә күрсәтә. Әти бала кемгә охшаганын җентекләп караган була.
Үзенең баласы булмаса да, ул аны беренче көннән үк үз итте. Үз фамилиясен, отчествосын бирде. Әни аңа Динарис дигән исем сайлады. Таныш булыгыз: гаиләдәге иң кечкенәбез – Сабиров Динарис Исламбай улы».

Менә шундый язмыш.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-05-10/danir-sabirov-bezne-ni-b-bi-k-t-2798197

Бәйле