«Курка-курка ризалаштым…»

Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдәге битенә яшь чакта Вәсилә Фәттахова һәм Дамира Сәетова белән төшкән фотосын куйган.

«Менә шундый тарихи фото. Яшь чаклар…

Вәсилә Фәттахова беренче сольный концертларына мине чакырды. Ул вакытта аның гөрләп торган чагы, минем сәхнәдә тәүге адымнарым. Курка-курка ризалаштым. Иҗат юлы минем өчен җиңелдән булмады, шул вакытта «син булдырасың», дип әйтә иде Вәсилә. Рәхмәтем чиксез аңа», – дип язган хәзер тамашачыларның яраткан җырчысына әверелгән Әнвәр Нургалиев.

 «Сезне сәхнәгә Вәсилә Фәттахова алып чыккан вакытларны яхшы хәтерлим. Ул сезне илһамландырган, урынлы киңәшләрен биргән, танылу юраган. Әнвәр, иҗади уңышлар сезгә. Вәсиләнең ышанычын аклавыңа ышанабыз»;

«… Дөресен әйтим, ул вакытта ул күңелне яулый алмады. Хәзер бөтенләй башкача кабул ителә. Күрәсең, һәркемнең үз вакыты», —  дип комментарийлар язганнар бу постка.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-05-08/kurka-kurka-rizalashtym-2797160

Бәйле