1 июньнән кемнең пенсия артачак?

Түләүләр автомат рәвештә арттырылачак.

Россиядә 1 июньнән кайбер пенсионерларга пенсия өстәләчәк. Сүз бу елның февралендә эштән китүчеләр турында бара. Пенсияләрне исәпләү тәртибендәге мондый үзгәрешләр турында Life хәбәр итте.

Түләүләр автомат рәвештә гариза бирмичә арттырылачак. Моннан тыш, җәйдән туендыручысын югалту буенча иминият пенсиясен исәпләү тәртибе үзгәрә торган закон үз көченә керә.

Документта балигъ булмаган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мондый түләү хокукы 1 сентябрьгә кадәр саклап калыначак, диелгән. Әгәр чыгарылыш сыйныф укучысы алга таба укырга ниятләсә, аңа 23 яшькә кадәр пенсия түләячәкләр, ә гариза язарга кирәкми.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/05/81724/

Бәйле