Эльвира Игнатьеваның абыйсы Айнур: “Әни әле дә…”

175 мәктәп фаҗигасендә һөҗүм итүче кулыннан үлгән Эльвирага 27 яшь тулган булыр иде. Ул мәктәптә инглиз теле дәресләрен укытты. Аны соңгы юлга озатканда әнисен табиблар саклап торды. Ул бик тә, нигә мине уйламадың кызым, дип өзгәләнде. Ана газиз баласының гомере әнә шулай өзелгәнгә әле дә җавап таба алмый интегә.

– Эльвира турында уйламаган вакытыбыз юк. Ятсак та, торсак та исебездә. Авыр, бик авыр. Йөрәкнең ничек өзелгәнен үзебез генә беләбез, – ди абыйсы Айнур. – Аеруча әтием белән әниемә бик тә кыен. Әни бигрәк бетеренде. Без Эльвираның ел ашын 8 майда ук уздырган идек. Бүген төрле чараларда булдык. Әти белән әни дә барды. Әни елый да елый ул. Әле менә дарулар эчерткәч йоклап китте. Мондый хәлләр башка кабатлана күрмәсен! Безгә Эльвирабыз бик җитми.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/05/81715/

Бәйле