Татарстан урманында гөмбә җыючылар башсыз мәет тапканнар

Ярты ел элек өеннән гөмбәгә дип чыгып киткән ир-атның мәетен Татарстанның Төрнәс авылы янындагы урманнан тапканнар.

Ир-атның мәетен 10 майда гөмбә җыярга килүчеләр тапкан. Алар бу хакта полициягә хәбәр иткәннәр. Мәетне караганнан соң, полиция хезмәткәрләре аның узган елның октябрендә югалган 46 яшьлек ир-атныкы булырга мөмкинлеген фаразлаганнар. Ирнең әтисе белән туганы мәетнең чыннан да көз көне югалган Вячеславныкы булуын таныган. Туганнары сүзләренчә, 31 октябрьдә ир исерек килеш гөмбәгә дип чыгып киткән булган. Ул эпилепсиядән интеккән һәм еш кына спиртлы эчемлекләр кулланган, шунлыктан еш кына егыла торган булган. Ирне киемнәре буенча таныганнар.

Тапканда мәетнең башы булмаган, ә муенында тешләнгән эзләр табылган. Тикшерүчеләр ирнең башын  урмандагы ерткыч хайваннар алып киткән булырга мөмкин дип фаразлый. Мәрхүмнең ветеран булуы мәгълүм.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/05/81733/

Бәйле