«Мин әтине кичердем. Ул моны белеп китте…»

Танылган блогер Рөстәм Нәбиевның авыр кайгысы турында язган идек.

Ул әтисен югалтты. Рөстәм якын кешесенең үлемен бик авыр кичерә. Социаль челтәрләрдә әтисе турында язмалар урнаштыра, язылучылары белән аралашып күңелен бушата, киңәшләрен бирә.

 Рөстәмнең әтисе, кеше сүзләренә ышанып, аффект хәлендә хатынын үтергән, ике сабыен ятим иткән…

Шушы коточкыч хәлләрдән соң кемдер әтисен гафу итмәс иде. Ләкин Рөстәм әтисенең гөнаһларын кичерде. Соңгы арада алар яхшы аралашты. Моны күпләр аңламады, Рөстәмне төрле сораулар белән бимазалады. Шуларны истә тотып булса кирәк, блогер социаль челтәрләрдә болай дип язган:

«Әти-әниләребез нинди генә ялгышлыклар кылса да, алар безнең әти-әниләребез булып кала. Аларны хөкем итәргә хакыбыз юк. Әти гөнаһлары өчен үз-үзенә җәза биргән инде, ә хәзер Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотачак.

Съемкалар вакытында миннән әтине ни өчен гафу итүемне сорадылар. Мин иң мөһимен әйтмәгәнмен — миңа әти бик кирәк иде. Аның нинди гамәлләр кылуы мөһим түгел. Минем үземнең бердәнбер якын кешемне югалтасым килмәде…

Кайбер кешеләрнең әтинең нинди начар кеше булуын искә төшереп торуларына карамастан, мин аны үземчә яраттым. Йөрәк беркайчан да ялгышмый, әти әлеге хисләремне тойгандыр дип ышанасым килә. Һәрхәлдә, ул бу турыда хәзер белә инде.

Минем хәлдә калганнарга шундый киңәш бирәсем килә: һәрвакыт үз йөрәгегезне тыңлагыз. Кешеләр сөйләячәк, киңәшләр бирәчәк. Ләкин бу йөк белән сезгә яшисе. Әгәр дә ул вакытта әти белән дуслашмаган булсам, хәзер нәрсә кичерер идем икән? Күз алдына китерүе дә авыр. Үземне моның өчен беркайчан да гафу итмәс идем. Беркайчан да!», – дигән Рөстәм.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-05-12/min-tine-kicherdem-ul-mony-belep-kitte-2800618

Бәйле