Танылган халык артисты вафат

-- Лейла

14 май — 74 яшендә танылган җырчы, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов вафат булды.

Аңа өендә начар була. Якыннары ашыгыч ярдәм чакырта, әмма табибларга артистның үлемен генә теркисе кала.

Ренат Ибраһимов Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый.

Аның карьерасы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының сәхнәсендә башлана.

«Ренат Ибраһимов репертуарында «Кенәз Игорь», «Кармен», «Евгений Онегин» һәм башка операларда әйдәп баручы партияләр бар иде»,- дип яза матбугат чаралары.

Җырчының якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Бәйле