«Әгәр мин үлсәм, Чаллыда күмегез» [фотолар]

-- Лейла

Украинада барган хәрби хәрәкәт вакытында Чаллы егете – 1988 елгы майор Рәмис Заһретдинов һәлак булган.

Рәмисне белүчеләр аның кечкенәдән офицер булырга хыяллануын әйтәләр. Егет хыялын тормышка ашыру өчен  ике ел Казан танк училищесында укыган. Аннары Советлар Союзы маршалы К.К. Рокоссовский  исемендәге Ерак Көнчыгыш югары гомуми войска команда училищесына күчерелгән.  Хәрби хезмәтне Алтай краеның  3нче мотоукчылар батальонында командир вазифасында үткән. Хатыны Светлана Алейск шәһәрендә яши.  Аларның Александр һәм Тимур исемле уллары бар.

Рәмис Заһретдинов гаиләдә бердәнбер бала булган. 54нче татар гимназиясендә укыган. Узган ел  сыйныфташлары белән очрашуда сизенгән кебек: «Әгәр мин үлсәм, Чаллыда күмегез», — дигән. 

Рәмиснең 1967 елгы әнисе Дилә ханым – «Чаллы икмәге»ндә сатучы. Әтисе Актаныш районында яши, янгын сүндерү хезмәте машинасында  шофер булып эшли.

– Рәмис искиткеч батыр, сабыр егет иде. Ул безнең якты киләчәгебез өчен үз гомерен куркыныч астына куйган. Без моны мәңге онытмаячакбыз! Мин бүген үземнең укучымны соңгы юлга озатам! Бик авыр! Без аның белән күршедә генә яшәдек. Рәмис минем балаларым белән бакчага йөрде, аннары бергәләшеп мәктәпкә киттеләр. Ул искиткеч эчкерсез иде, балаларны яратты, олыларга хөрмәт белән карый белә иде, — дип сөйләгән матәм чарасында хәрбинең укытучысы Ләбибә Сафина.

Рәмис Заһретдиновны Чаллының «Яшьләр» зиратында җирләгәннәр.

Чыганак: http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/challyga-yan-tabut-kayta

Бәйле