- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Җырчы Ләйсән Гыймаева юлда үзләре белән булган бәхетсезлек турында сөйләде. Алар пошины бәрдергәннәр, машиналарына зур зыян килгән.
– Поши юл кырыендагы чокырдан таш кебек очып чыкты да, машинага сикерде. ЮХИДИ хезмәткәрләре: «Тизлегегез югарырак булса, поши машина салонына керә иде. Сезгә бик “повезло”», – диделәр. Бу сезонда шундый 8нче очрак икәнен дә әйттеләр экологлар. Без исән-сау, Аллага шөкер. Поши да исән! Юлларда игътибарлы булыгыз! Пошиларның котырган чагы, – дип яза җырчы.