Миналар шартлавына эләккән: Украинада тагын Татарстан егете һәлак булган

-- Лейла

Тумышы белән Мамадыш районыннан булган 24 яшьлек Ирек Садыйковны Белгород өлкәсендә җирләгәннәр, дип яза ПроКазан интернет-газетасы.

Садыйков Мамадыш политехник көллиятен тәмамлаган, аннары армия сафларына алынган. Башта Воронеж өлкәсендә хезмәт иткән. Соңыннан исә килешү төзеп, Белгород өлкәсенә киткән. Анда ул өйләнә, Тая исемле кызы туа.

23 апрельдә ефрейтор Садыйков Мариуполь янында минада шартлый.

Хатынының теләге буенча хәрбине Белгород өлкәсенең Валуйка шәһәрендә җирлиләр.

Бәйле