Гүзәл Уразова: «Кызарып автобуска менеп утырдым…»

-- Лейла

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова яшьлек хатирәләрен барлавын дәвам итә.

– Шулай бер кичне күрештек без Илдар белән. Рәхәтләнеп сөйләштек. Беркем дә комачауламады, беркем дә бүлдермәде. Уянып китсәм, будильникны ишетми, йоклап калганмын. Мин автобуска кергәндә бөтенесе мине көтеп утыра иде. Әлбәттә, мин кызарып менеп утырдым. Соңга калуны җенем сөйми.

Илдар янына утырмыйча, аерым урынга утырдым. Автобус кузгалды. Илдар смс яза: “Ни хәл?” Мин әйтәм: “Нигә соң син мине шалтыратып булса да уятмадың?” Ул яза: “Мин үзем дә хәзер генә кереп утырган идем”.

Әзрәк барганнан соң ашарга туктадык. Анда чыгып ашап кергәннән соң, Илдар минем янга килеп утырды. Елмая да елмая бу. “Сиңа ни булды соң, бик сәер елмаясың?” дим.

“Ни булганга охшаган соң?” дип, һаман мине үрти. “Просто кәефем әйбәт”, – ди. “Ярар, мин бер әйбер планлаштырдым, Казанга кайткач сөйләрмен”, – ди.

Хәзер мин йокламаска тиештер инде, нәрсә инде бу дип баш ватып… Күпме төпченсәм дә әйтмәде ул миңа.

Төмәннән концертлар беткәч, кайтуы авыр булды. Бик озак та бит әле! Хәтердә: кем кайда ничек аягын суза алган, кем ике креслога ятып йоклый, мин исә автобусның артында булган ике кушылган сиденьега ятып, шунда сеңгәнмен. Чаллыга кайтып җитәрәк уяндым. Автобус Чаллыда кала торган, ә без үзебез кайтып китешле. Вакыт төнге өчләр булгандыр. Без Салават Зәкиевичның студиясына килеп туктадык. Иртәнгә кадәр анда булып, Илдар белән бергә Казанга кайтырга тиеш идек.

Илдар минем бүлмәгә керде дә, ничек кайтасымны сорады.

“Миңа тиз арада Уфага кайтып китәсе бар, мин Уфага китәм”, –  ди. Минем йөрәк сикереп куйды. Нигә кайта икән инде анда? Соңрак сөйләде инде ул миңа аны…

Ул вакытта мин әле бу хакта белми идем… “Минем бер кеше белән күрешәсем бар”, – ди Илдар. Ә кем икәнен башта әйтмәде, – дип яза җырчы Гүзәл Уразова.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий