Җырчы Аиданың киявенең кем икәне билгеле! Ул Ришат Төхвәтуллинның…

-- Лейла

«Яңа гасыр» телеканалы алып баручысы, җырчы Эльвира Фазлыевага (татар эстрадасында ул Аида исеме астында чыгыш ясый) сәхнәдә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар иде. Бу вакыйганың видеосын Эльвира социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсенә урнаштырды. Әлеге хәл Динара Рәхимова концертында булган.

Сәхнәгә бер кочак ак розалар белән менгән ир-ат бер аягына тезләнеп тәкъдим ясаган. Бераз уйлап торган Эльвира ризалыгын белдергән.

Ир-атның исеме — Линар. Ул Ришат Төхвәтуллинның якташы һәм якын дусты! Линарның беренче хатыныннан кечкенә кызы үсә. Эльвира белән Линарга бәхет телибез, дип хәбәр ителә Ваһапов фестиваленең телеграм-каналында.

Сүз уңаеннан, Эльвираның кечкенә кызы Аида берничә ел элек агач астында калып, һәлак булган иде. Эльвира бу кайгыны бик авыр кичерде һәм кызына багышлап җыр да яздырды.

Бәйле