Татарстанның Чистай һәм Зәй районнарында куркыныч өермә булган [видео]

-- Лейла

Чистай районының якын-тирә авылларында яшәүчеләр өермәне видеога төшереп алганнар.

– Мондыйны күргән юк иде. Ничә өйгә зыян салды. Күз алдыбызда өй түбәләрен алып атты, — дип уртаклаша авыл халкы.

Өермә барлыкка килүгә тотрыксыз һәм яңгырлы һава торышы сәбәпче икән. Белгечләр фикеренчә, җылы һава өскә, ә салкыны аска төшә. Нәтиҗәдә, өермә барлыкка килә.

Сүз уңаеннан, Татарстанның Зәй районында яшәүчеләр дә һавада гаҗәеп табигать күренеше – өермә күреп, шуны фотога, видеога төшергәннәр.

Һавада өермә күренеше фотосы социаль челтәрләрдә барлыкка килде.


Бәйле