Украинада барган махсус операция вакытында алган яралардан Чистай егете һәлак булган

-- Лейла

Сержант Никита Орловка 27 яшь…

ЛНР һәм ДНР территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә, 2 майда чистайлы, сержант Орлов ярчык ярасы ала. Аны Краснознаменск шәһәренең Вишневский исемендәге Үзәк хәрби клиник госпиталенә китерәләр, дип яза «Чистай хәбәрләре» газетасы.

12 майда Никита Орлов алган яралардан һәлак була.

Никита хәрби хезмәтне Сахалин өлкәсенең Көньяк Сахалинск шәһәрендә зенит ракета батареясының 1нче зенит ракета взводы бүлеге командиры булып хезмәт итә. Контракт 2015 елның 10 мартында төзелә.

Мәрхүм белән хушлашу 20 майда Чистай шәһәренең Никольский соборында узды.


Бәйле