Алсу Әбелханова: “Гайбәтчеләр – куркыныч кешеләр алар” [видео]

-- Лейла

Җырчы Алсу Әбелханова “Мәйдан” каналында баручы “Ачыктан ачык…” телетапшыруында катнашкан. Шунда ул алып баручы Ильяс Шаһиев белән гайбәт турында сүз алып барган.

– Беренчедән, мин гайбәтче кешеләрне яратмыйм. Әгәр дә мин гайбәт күреп алам икән, минме ул, чит кеше булсынмы, мин һәрвакыт качып китәм. Чөнки син китеп кенә барасың, ә ул гайбәт синең артыңнан ук булырга мөмкин бит! Бу куркыныч әйбер һәм мондый кешеләр куркынычлар дип саныйм. Шуңа күрә мин гайбәтче кешеләрдән читтә торам, — дип сөйли җырчы.

– Алсу Әбелханова өчен гайбәт кайда күбрәк: сәхнәдәме әллә тормыштамы? – ди кызыксынып алып баручы.

– Гайбәт ул бөтен җирдә. Чөнки кеше бит инде ул! Авылда да бар, шәһәрдә дә, тормышта да, сәхнәдә дә гайбәт бар. Мин үзем дә шушы яктан күбрәк телемне тыярга тырышам – кеше сөйләмәскә дигән төгәл фикерем бар.

– Гайбәтне ничек җиңәсез?

– Моның белән көрәшүе бик авыр. Аның белән көрәшергә мөмкинлек тә юк бит әле! Чөнки гайбәт синең артыңда ук туа һәм көрәш юлларын табу бик кыен. Син бөтен кешегә: “Бу дөрес түгел!” дип, әйтеп йөри алмыйсың. Дәлилләүдән мәгънә юк! Шуңа күрә һәрвакыт үзең булып калырга кирәк. Менә шушы вакытта исә гайбәт үзеннән-үзе төшеп калачак, — дип фикер йөртә җырчы Алсу Әбелханова.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий