Гүзәл Уразова: “Вакыты белән авыр чаклар булды…”

-- Лейла

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова гаилә турында үз фикерен белдерде.

— Яратып яшәгез, хыянәт итмәгез, балаларыгыз күп булсын. Бәхетле булыгыз!

Аерылган гаиләләрне хупламыйм мин. Монда ир дә, хатын да гаепле. Кайбер чагында түзәргә дә кирәк, яратасың икән түзәсең дә, көтәсең дә инде.

Безнең гаиләдә дә вакыты белән авыр чаклар булды, булмады түгел. Мин дә аны яратып, сабыр иткәнмендер, ул да шулай ук кичергәндер. Бер гаилә – гомергә бергә булырга тиеш. Кимчелекләр һәрберсендә дә бар. Менә шул кимчелекләрне үзебездә дә, сөйгән кешебездә дә киметү – зур көч таләп итә дә инде. Калганы исә буш сүзләр генә, – дип яза Гүзәл Уразова.

Бәйле