Ренат Шәмсетдиновка – 50 яшь

-- Лейла

22 майда Татарстан Республикасының Атказанган артисты Ренат Габдрахман улы Шәмсетдинов туган көнен билгеләп үтә.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының әйдәп баручы артисты 1972 елның 22 маенда Питрәч районы Шәле авылында дөньяга килгән. Казан театр училищесын һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Театрда 1991 елдан бирле эшли.

Ренат Шәмсетдинов төрле пландагы комик, драматик, социаль характердагы рольләрне башкару остасы.

Тамашачылар аеруча ул гәүдәләндергән «Әйдә барыйк, кызлар карыйк»тагы Әфләтүнен, «Гөлшаян»да Фәйзелкәбир образын, «Гашыйклар тавы» спектаклендәге Мирсәетен яратты. Быелгы сезонда Ренат Габдрахман улы «Беренче театр» спектаклендә Хәмзә бай ролен башкаруы белән театр тарихына керде.

Рольләре:

Клавдий – «Гамлет. Күренешләр» (Вильям Шекспир)

Илнар – «Мәхәббәт чишмәсе»  (Исламия Мәхмүтова)

Солтан – «Бәйрәм белән, кызлар! » (Шамил Фәрхетдинов)

Фәйзелкәбир – «Гөлшаян» (Мирсәй Әмир)

Синьор карло Пиккио – «Айгөл иле» (Мостай Кәрим)

Хөснетдин – «Хаҗи әфәнде өйләнә» (Шәриф Камал)

Салих Мәрдәнович – «Күрәсем килгән иде… » (Исламия Мәхмүтова)

Равил –  «Йосыф-Зөләйха» (Нурмөхәммәт Хисамов)

Доктор Вирус – «Шүрәле online»  (Шамил Фәрхетдинов)

Микуш – «Али баба һәм өч карак» (Шамил Фәрхетдинов)

Сабир – «Сөембикә егет сайлый» (Ф.Яруллин)

Мирсәет – «Гашыйклар тавы» (И.Юзеев)

Әфләтүн – «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» (Р.Вәлиев)

Әнвәр – «Гармун уйный беләсеңме?» (Т.Миңнуллин)

Бакый – «Ак калфак» (М.Фәйзи)

Эдгар – «Мәхәббәткә мәдхия» (Э.Яһүдин)

Ленар – «Эй, машина, машина җитте минем башыма» (Р.Вәлиев)

Готфан – «Йолдызлы яңгыр»  (Ш.Фәрхетдинов)

Рөстәм – «Гайфи бабай, өйлән давай»  (Г.Зәйнашева)

Фәйрүз – «Исәнлеккә-саулыкка» (Р.Хәмид)

Бәрәгулла – «Сөйгән ярым ятка кала» (Р.Батулла)

Айнур – «Син бит минем бергенәм…» (И.Мәхмүтова)

Икенче тикшерүче – «Башмагым» (Т.Гыйззәт)

Вәзир – «Хуҗа Насретдин»  (Н.Исәнбәт)

Фельдфебель – «Кураж ана һәм аның балалары» (Б.Брехт)

Хәмзә бай – «Беренче театр» (Г.Камал)

/Тинчурин театры матбугат үзәге/

Бәйле