- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Илмира һәм Альберт Заһидуллиннар кызларының кияүгә чыгуы һәм кияү кешенең нинди өлкәдә эшләве турында сөйләгәннәр.
– Сөмбел характеры буенча әтисенә охшаган ул. Ә тавышы миңа охшаган аның, – дип әйтә Илмира ханым.
– Сөмбелнең күптән түгел генә кияүгә чыкканын да беләбез…
– Әйе, Аллага шөкер. Матур туйлар уздырып җибәрдек. Киявебездән дә канәгатьбез әлегә, Аллага шөкер.
– Безнең халык “Кыз бала үзенә кияүне әтисенә охшатып сайлый” диләр. Килешәсезме?
– Юк шул. Гомумән, әтисенә охшамаган. Капма-каршы дип әйтергә була. Сөмбел үзе дә шундый кеше эзләде, сәнгать кешесе булмасын иде, дип теләде. Киявебез Нияз полиция өлкәсендә хезмәт куя безнең, – ди үзешчән җырчы Илмира ханым Заһидуллина.