Рөстәм Асаев кызы Гөлназны тавышланып йөргәне өчен тиргиме?

-- Лейла

Җырчы Гөлназ Асаева социаль челтәрдә төрле низагларга кереп кенә тора. Соңгы тапкыр җыр аркасында килеп чыккан гауганы хәтерлисездер. Әтисе Рөстәм Асаев моңа ничек карый? Кызын тиргиме, әллә яклыймы икән?

«Мин үзем низагка керергә яратмыйм, ләкин гаделлек яклы. Әгәр нахак сүз әйтсәләр, кызып китәргә мөмкин мин. Әгәр Гөлназ хаклы булмаса, “молодец, кызым” дип әйтмәячәкмен. Гөлназ үзе усал кыз түгел, ул — киң күңелле, юмарт», — ди Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев.

Чыганак: shahrikazan.ru

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий