Сөмбел Заһидуллинаның әти-әнисе кияүләреннән канәгатьме?! [видео]

-- Лейла

Илмира һәм Альберт Заһидуллиннар кызларының кияүгә чыгуы һәм кияү кешенең нинди өлкәдә эшләве турында сөйләгәннәр.

– Сөмбел характеры буенча әтисенә охшаган ул. Ә тавышы миңа охшаган аның, – дип әйтә Илмира ханым.

— Сөмбелнең күптән түгел генә кияүгә чыкканын да беләбез…

– Әйе, Аллага шөкер. Матур туйлар уздырып җибәрдек. Киявебездән дә канәгатьбез әлегә, Аллага шөкер.

– Безнең халык “Кыз бала үзенә кияүне әтисенә охшатып сайлый” диләр. Килешәсезме?

– Юк шул. Гомумән, әтисенә охшамаган. Капма-каршы дип әйтергә була. Сөмбел үзе дә шундый кеше эзләде, сәнгать кешесе булмасын иде, дип теләде. Киявебез Нияз полиция өлкәсендә хезмәт куя безнең, — ди үзешчән җырчы Илмира ханым Заһидуллина.

Бәйле