Россия Героеның гаиләсендә шатлыклы вакыйга

-- Лейла

Россия Герое, кукуруз кырына 226 пассажиры булган самолетны утыртып, йөзләгән кешенең гомерен саклап калган пилот Дамир Йосыповның кызы туган. Аның хатыны Наталья социаль челтәрләрдә матур фото урнаштырган. Анда Дамир Йосыпов яңа туган сабые белән басып тора.

Әлеге сабый Йосыповның беренче баласы гына түгел. Ул күп балалы әти һәм хәзер пилотның 5 баласы бар. Дамир Йосыповның беренче никахыннан ике улы, ә икенчесеннән өч баласы бар.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 15 августында Йосыпов кукуруз кырына самолет утырта һәм бортта булган пассажирларның гомерен саклап кала.

Бәйле