Уфаның Ленин районында йорт төзелешендә өч мәет табылган.

Мәгълүматны төбәк МЧСының матбугат хезмәткәрләре хәбәр итте.

Төзелә торган йортның территориясе Заһитов урамында урнашкан.

Урынга гадәттән тыш хезмәтләр белгечләре килгән, коткаручылар һәлак булучыларны коедан чыгарган.

Мәрхүмнәр — торак фонды хезмәткәрләре. Алар анда ниндидер эшләр башкарырга төшкән һәм газга агуланып үлгән. Аларны төзелештә эшләүче хезмәткәр тапкан. Ул нәкъ менә коллекторларны тикшергщн була: хезмәткәрләрнең машинасын күрә, аларның берсенә шалтырата башлый. Тегесе трубканы алмый. Ул чакта ул канализация челтәре участогы янына килеп,  ир-атларның мәетен таба.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-05-26/koeda-ch-keshe-g-d-se-2817788

Бәйле