Кайчан пенсияләр һәм пособиеләр арта?

Россия Президенты эшләмәүче пенсионерларга пенсияләрне, минималь хезмәт хакы күләмен һәм яшәү минимумын 10 процентка индексацияләүне раслады.

Пенсияләр һәм яшәү минимумы 1 июньнән арттырылырга тиеш. Яшәү минимумы күләме ил буенча уртача 12 919 сумга җитәчәк. Минималь хезмәт хакы 1 июльдән ил буенча уртача 15 278 сумга кадәр артачак. Ел нәтиҗәләре буенча Россиядә инфляция 15 проценттан артмаячак, дип билгеләп үтте Президент.

Моннан тыш, дәүләт башлыгы балалары булган хәрби хезмәткәр-хатын-кызларга ярдәмне ике тапкыр арттырырга вәгъдә бирде, ул 30 000 сумнан артык тәшкил итәчәк.

Владимир Путин март урталарында хезмәт хакын һәм яшәү минимумын арттыру, пенсияләрне, бюджеттагыларның хезмәт хакларын һәм башка социаль түләүләрне индексацияләү чараларын тәкъдим итәргә кушты.

«Бәяләрнең артуы кешеләрнең керемнәренә китереп сукты, шуңа күрә якын арада барлык социаль түләүләрне арттыру буенча карар кабул итәчәкбез. Ассызыклап китәм: ел нәтиҗәләре буенча агымдагы катлаулы ситуациядә дә безгә ярлылык һәм тигезсезлек дәрәҗәсен киметүгә ирешергә кирәк», — диде Президент.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/social/2022-05-26/pensiyal-r-m-posobiel-r-10-protsentka-arta-2817862
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий