«Татар Радиосы» үзенең туган көнен билгеләп үтте [фотогалерея]

-- Лейла

Россиянең иң эре милли радиостанцияләре бишлегенә кергән беренче татар телле радиостанциягә 20 ел тулды. «Татар Радиосы» 2000 елда эшен башлап җибәрде һәм менә өченче дистә ел инде заманча радиотапшырулар һәм татар шоу-бизнесын үстерү мәйданчыгы булып санала.

«Татар Радиосы»ның бай тәҗрибәсе һәм тирән эксперт эшчәнлеге милли музыкаль мәдәни продуктларны үстерү һәм саклау, татар телендә контентның сыйфатын һәм ихтыяҗын арттыру, яшьләр аудиториясен үстерү, татар белән кызыксынуны стимуллаштыру өчен шартлар тудыра. Һәм иң мөһиме – радиостанциянең бөтен Россия буенча миллионлаган аудиториянең мәхәббәте бар, чөнки «Татар Радиосы» – ул халыкларны берләштерә һәм якынайта торган җыр.

Аена якынча 2,5 миллионнан артык кеше яхшы кәеф алыр өчен, көндәлек мәшәкатьләрдән арынып татар моңы дөньясына чумыр өчен татар телендәге иң беренче ешлыкка кушыла. Аларны шулай ук сәхнә арты хәлләре, артистлар фикере һәм яңалыклары кызыксындыра.

Яраткан радиостанция кумирларның бер буынын гына үстереп калдырмады. Алмаз Миргаязов, Әбри Хәбриев, Булат Бәйрәмов, Зөлфәт Зиннуров, Ризәлә Исмәгыйлева, Гөлназ Сәфәрова, Айсылу Лерон, Айваз Садыйров һ. б. алып баручылар «Татар Радиосы» ярдәме белән зур сәхнәгә чыкты, танылды.

«Татар Радиосы» радиостанцияләре челтәре үз туган көнен «Татнефть-Арена» боз сараенда уздырып җибәрде. Юбилей концертта татар эстрадасы метрлары Зөлфәт Хәким, Салават, Айдар Галимов, Элвин Грей, Әнвәр Нургалиев, Иркә, Рифат Зарипов, Данир Сабиров, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин һәм башкалар катнашты.

Бәйле