«Өч көн эчендә әти белән әниемне югалттым…»

27 яшьлек кызга Ходай сабырлык бирсен.

Үзенең тормышында булган зур кайгысы белән 27 яшьлек кыз «ВКонтакте» социаль челтәренең «Подслушано Уфа» төркемендә язып калдырган.

«Ике атна элек әти белән әниемне югалттым… Бик авыр булды. Әти өч ай дәвамында яман шеш авыруы белән көрәште. Кызганычка каршы, бу көрәштә ул җиңелде. Әни әти өчен бик кайгырды. «Иремнән башка тормышымны күрмим», — диде. Шулай булды да.

Әтине җирләгән көнне әни һушын югалтып егылды. Тиз арада аны дәваханәгә илттек. Тик табиблар бернәрсә белән дә ярдәм итә алмады, аның үлүен генә раслады.

Ни өчен ике көн эчендә Ходай миңа шул кадәр зур кайгы бирде икән? Бер мизгелдә әти белән әнине югалту бик авыр…» — дип язган ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-05-27/ch-k-n-echend-ti-bel-n-niemne-yugalttym-2820232

Бәйле