Ирләргә колак тиштерергә, алтын балдак кияргә ярыймы?

Кыз баланың, колагын тиштереп, алка тагу рөхсәт ителә. Исламда ир кешегә колак тиштерү тыела. Бу – хатын-кызлар өчен генә хас, рөхсәт гамәл. Шуңа күрә кыз баланың колагын тишеп, алка тагу да рөхсәт ителә.

Эпиляция, депиляция ясату ир-ат белән хатын-кызга бер үк дәрәҗәдә рөхсәт ителә. Әмма гаүрәт урындагы төкләрдән һәркем үзе арынырга тиеш. Моны чит кешедән эшләтергә ярамый.

Мөселман ир-атка алтыннан ясалган бизәнү әйберләре киеп йөрергә ярамый. Ир-атларга табигый ефәктән тегелгән, мисал өчен галстук кебек бизәнү әйбере, алтын эшләнмәләр тагу тыела. Хатын-кызлар өчен мондый чикләүләр юк. Әмма бизәнү әйберләре әллә кайдан күзгә ташланып, игътибарны үзенә җәлеп итеп тормаска тиеш.

Исламда ислемай, хушбуй сөртүгә билгеле бер таләпләр бар. Хуш ис – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте. Һәр нәрсәдә чама хисе булган кебек, бу очракта да артыгын кыланырга ярамый. Хушбуйда каршы җенестә җенси теләк уятучы феромон дигән матдә булмаска тиеш. Мөселман хатын-кызына урамга чыкканда хушбуй сөртү тыела. Аның хушбуй исе чит ир-атта җенси теләк уятса, бу гөнаһның бер өлеше хатын-кызның үзенә төшәчәк. Шуңа күрә хатын-кыз хушбуйны өйдә чакта, йә булмаса, иптәш кызлары янында гына сөртергә тиеш.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2022-05-27/irl-rg-kolak-tishtererg-altyn-baldak-kiyarg-yaryymy-2820333
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий