Ришат Фазлыйәхмәтовны суд приставлары алып киткән

-- Лейла

Казанда “Татар Радиосы”ның 20 еллыгына багышланган олы шоу-тамаша үтте. Анда җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов та чыгыш ясарга тиеш булган. Тик аны концертка кереп барганда суд приставлары туктатып, ишек төбеннән үк алып киткәннәр. Җырчы бу мәсьәләгә карата үзе ачыклык кертте.

– Бөтен журналистлар нидер язып тутырганчы, үземнән беренче булып язам.

26 май – күптән көтелеп алган дата, “Татнефть Арена»да «Татар Радиосы»ның туган көне уңаеннан уздырылган концертта чыгыш ясарга тиеш идем, ләкин бар да мин уйлаганча гади генә барып чыкмады. «Татнефть»кә кергәндә суд приставлары вәкилләре туктатып, алып киттеләр. Интернет киңлегендә минем турында бик күп мәгълүмат чыгар – кайсы дөрес булыр, кайсы дөрес түгел, ләкин мөселманнарда һәрбер гамәл ният белән исәпләнә! Мин үземнең гамәлләрем өчен һәрчак җавап бирә торган кеше! Күңелем тыныч, чөнки мин гаделлекнең нәрсә икәнен яхшы беләм!

Элеккеге хатыным бик планлаштырып һәм уйлап, мине халык алдында хур итмәкче иде, мөгаен! Ләкин шуны бел, мине бу гына сындырмас! Чөнки минем яраткан тугры тамашачым һәм саф күңелем бар! Гаделлек бик тиздән минем юлымны яктыртыр! Аллаһ боерса!!!

P.S. Соңгы елларда бик күп югалтулар кичердем: әти-әнине, абыйны җирләдем, эшсез калып очын-очка ялгаган чаклар да булды. Ләкин баладан мин беркайчан да баш тартмадым, аның белән күрешеп, урам буйлап нидер сөйләшеп йөрисем, үскәнен күрәсем килде… Миннән генә тормый шул. Уемда – аягыма ныклап баскач, машина алып бирәм, дигән максат яшәп килде һәм яши! Һәрбер мәсьәләне сөйләшеп тә чишеп була бит, мин үзем аңлаучан кеше. 5 минут булса да сөйләшик дип мөрәҗәгать тә иттем… Булган вакыйга башыма сыймый. Бүгенгә шул, – дип язган Ришат Фазлыйәхмәтов.

Бәйле