Ришат Фазлыйәхмәтов: “Төрмә камерасыннан чыгуга ук…”

-- Лейла

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовны концертта чыгыш ясар алдыннан суд приставлары алып китүен язган идек. Социаль челтәрләрдә Ришат үзе бу мәсьәләгә карата аңлатма бирә.

– Хөрмәтле дуслар! Минем ни кадәр бурычым бар икәнен санарга кирәкмидер, моның үз сәбәпләре бар! Ир белән хатын аерылгач та бер-берсе белән яхшы мөнәсәбәттә калырга тиеш. Безнең алай барып чыкмады, үзегез күрәсез. Бу сезнең өчен дә бер дәрес булсын. Ә иң яхшысы: сайлаган парларыгыз гомерлек булсын! Тәтишканы кыстырырга кирәкми, чөнки нәкъ менә ул: “Әйдә улың белән очрашабыз, бергә вакыт уздырабыз!”, – дип әйтүче кеше булды. Ул мине кисәкләрдән җыеп, аякка бастырды. Балам белән күрешү мөмкинлеге туса, ул миннән дә бәхетлерәк булыр иде!

Алиментларны да түләп киләм, ә алдан җыелганнары, ул минем үз-үземне югалткан чакка туры килде. Тормыш гел актан гына тормый, нишләтәсең…

“Ник менә “Татнефть”тән чыгышың алдыннан 26 майда алып киттеләр?», – дигән сораулар бик күп. Дөрестән дә, көн дә сторислар кертәм: кайда ашаганым, кайсы залда спорт белән шөгельләнгәнем, кайсы йортта торганым, авылга кайда кайтканым – барысы да билгеле. Ни өчен мине спортзал каршыннан алып китмәделәр, ә нәкъ менә “Татнефть” боз сарае каршыннан, бар халык күз алдында?

Җавабын беләсездер, дип уйлыйм. Терәк булучылар белән беррәттән мине җир белән тигезләүчеләр дә аз түгел. Иң еш кабатлана торган сүзләр: “Халыктан шул ук көнне гафу сорарга кирәк иде”, – дигәннәре.

Гафу итегез, ә сезнең төрмә камерасында утырганыгыз бармы? Анда чәй кайнатып, ипи тоз белән каршы алмыйлар шул! Телфонны да, сәгатьләрне дә алдылар. Чыгаргач, телефонны кулга алу белән дә яздырдым видеоны. Миңа җир йөзендә булган барлык әшәке сүзләрне язучылар, сез минем белән бер минут булса да аралашканыгыз бармы? Миңа калса, юк… – дип яза Ришат.

Бәйле