Чүпрәле районыннан тагын ике хәрби Украинада һәлак булган

-- Лейла

Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычны үтәгәндә Чүпрәле районы Иске  Чүпрәле авылыннан Михаил Чашкин һәм Хорновар-Шигали авылыннан Олег Ильбеевнең гомере өзелгән, дип яза “Туган як” газетасы.

1999 елда туган гвардия ефрейтор Олег Ильбеев һәм 1995 елда туган гвардия кече сержанты Михаил Чашкин Ульяновск өлкәсендә контракт буенча хәрби хезмәт үтиләр. Хәрби бурычны үтәгәндә алар батырлык күрсәтәләр. 

29 майда җирләү чарасы узды. Хәрбиләр белән хушлашырга район җитәкчеләре,  оешма-предприятиеләре вәкилләре, туганнары, дуслары, авыл халкы килгән иде.

Район башлыгы Марат Гафаров, дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов  егетләр  үзләре өчен Ватанны саклаучы кебек дәрәҗәле һөнәрне  сайлауларын билгеләп үттеләр. Кыюлык, ныклык, фидакарьлек, бурычка тугрылык – чын хәрби батырлык үрнәге күрсәттеләр, диделәр.Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклаштылар. «Без геройларыбызның батырлыгын һәрвакыт истә тотачакбыз. Мәңгелек хәтер», — диделәр алар.

Егетләр хезмәт иткән хәрби часть, белем бирү учреждениеләре, сыйныфташлары, туганнары тарафыннан да  кайгы уртаклашу сүзләре яңгырады.

Чыганак: http://chuprale-online.ru/news/k%D3%A9n-vakyiygasyi/chprle-rayonynnan-tagyn-ike-khrbi-ukrainada-makhsus-operatsiya-baryshynda-lak-buldy

Бәйле