Украинадан Вячеслав: “Әнием күз алдымда үлде” [видео]

-- Лейла

Украинаның бер районында яшәүче Вячеслав әнисе белән кибеттән кайтып бара торган булган. Кайсыдыр мәлдә аларның янында ук снаряд шартлый. Бәхеткә, Вячеслав куркып кына кала. Ә менә әнисе урында ук вафат була.

– Снаряд бездән 10 адым алда шартлады. Мин моны үз күзләрем белән күрдем. Әнием шунда ук егылды. Мин дә утырып кына калдым. Күзләремне ачтым, әнием янымда ята. Аның соңгы сүзләре: “Минем белән барысы да әйбәт”…

Хәзерге вакытта Вячеслав ике сеңлесе белән ике энекәшенә Львов өлкәсендә гомер итә. Кечкенә туганнары өчен 18 яшьлек егет әни дә, әти дә. Бүтән гаиләнең беркемнәре дә юк!

Сүз уңаеннан, Украинада хәрби махсус операция башланганнан бирле биредә 243 бала вафат булган. 600дән артыгы – төрле тән җәрәхәтләре алганнар, дип хәбәр итә Астра-пресс телеграм-каналы.

Бәйле