Украинадагы махсус операция барышында Бөгелмә районыннан булган Рәмис Каюмов белән хушлаштылар, дип яза “Казанский репортер”.
Билгеле булганча, Каюмовның 26 майда ук гомере өзелгән. Егеткә 26 яшь. Бөгелмә башлыгы Линар Закиров һәлак булган хәрби егет турында сөйләгәндә, аның үтә дә намуслы, җаваплы булганын билгеләп үткән. Бу вакыйга – район һәм республика өчен зур фаҗига икәнен дә искәрткән:
– Рәмиснең урыны оҗмах түрләрендә булсын! Туганнарына һәм якыннарына күркәм сабырлык, – ди башлык.
Хәрби Рәмис Каюмов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.