Илсөя тагын фәлсәфи уйларга бирелгән.

 «Ир-ат кешегә рәхәт инде… Сакалын кыра, чәчен кисә дә матур да була. Хатын-кызга… Әйдәгез, саныйбыз, кызлар. Шаккатсыннар тегеләр.

— Маникюр (Җиңел генә түгел, аның формасы, төсе, дизайны үзгәреп тора). Кулга крем, кутикулага май. Әле анда әллә нәрсәләр бар. Нитеп торырга гына өлгереп булмый.

— Керфек. Ай саен бит ул.

Әллә бөтенесен сөйләмикме? Үзләре шулай матур дип уйласыннармы?» – дип язган Илсөя Бәдретдинова.

Аңа җавап бирүчеләр күп. Әйтик, Алсу Фазлыева: «Иреннәр, уколлар» дип өстәгән. 

 «Сезгә депутат булу килешер иде», дип язучыга «аннары депутатлар Илсөягә карап, иләс-миләс килеп тузга язмаган законнарга кул куя башларлар», — дигән журналист Зәмирә Рәҗәпова. «Болай да шулайрак итә бугай алар», – дип җавап язган Илсөя.

«Без табигый һәм без күп. Ә алар ясалма матурлыклары белән мактана», — дип язучы ханымнар да бар.   

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-06-01/ir-kesheg-r-h-t-inde-2824407

Бәйле