«Балагыз гомер буе дару белән яшәячәк, сезгә сабырлык телибез»

-- Лейла

Кукмарада яшәүче 10 яшьлек Регина Кәримуллинада сирәк очрый торган генетик авыру. Сабый тугач, икенче көнгә аның эче кабарып чыга. Табиблар эчәкләрендә нидер бар дип операция ясыйлар. Аннары башка хастаханәгә күчерәләр. Анда бала бер ай ята. Өйгә муковисцидоз дигән диагноз белән чыга. Гади тел белән әйткәндә, үпкәләр дөрес эшләми, какырык җыелып, бала аны үзе чыгара алмый. Моның өстенә тагын бер авыруы бар – Регинаның организмында бер фермент җитешми.

– Без баштарак кызыбызның авыру икәнен кешегә сиздермәдек. Бик читенсендек, – ди әтисе Илдар. – Табиблар, балагыз гомер буе дару белән яшәячәк, сезгә сабырлык һәм юлыгызда яхшы кешеләр очравын телибез, диделәр. Нишләргә дә белмәдек. Әле генә гаилә корып, кулыбызга алган беренче балабыз бит! Ничек кенә авыр булса да, хатыным Гөлнара белән бер-беребезне юатырлык сүзләр таба алдык. Үзебезнең бала, ничек тә тырышырбыз, дип яши башладык.

Кызын дәвалар өчен әтиләре икешәр эштә эшли. Елга ике тапкыр Регина әнисе белән Республика балалар клиник хастаханәсендә ятып чыгалар икән. Һәр иртә Регинага көчле дарулар белән ингаляция ясаудан башлана. Бер ел элек сабый организмына тагын бер вирус килеп керә. Сау-сәламәт кеше бу вируска каршы тора алса да, Регинага аны җиңәр өчен тагын бер дару өстәлә.

– Шул вирусны бетерергә дип 1 елга якын дарулар сулатабыз. Тик вирусның организмнан чыгасы килми. Үпкәләрдә генә түгел, тамагында да барлыкка килгән инде хәзер. Даруы да кыйммәт әле. Бер айлык курс 100 мең сум тора. Аны интернет аша табабыз. Башка төбәкләрдә яшәүче шушындый авыру белән интеккән кешеләр үзләренең даруларын кайчак безгә сатып бирә. Башкача мөмкин дә түгел, – ди Илдар. – Бу дару Россиядә бушлай бирелә,  Татарстанда юк.  Кая гына бармадык инде.  Рецепты кулда, даруы юк. Баланы тилмертеп булмый бит инде. Сатып алырга туры килә.

Регинаның какырык анализын ай саен Саратовка җибәреп торалар икән. Әмма әлегә аның нәтиҗәсе бер дә сөендерми. Үпкәләрне дәвалап булмый, бары тик бер юл – башка кешенекен күчереп утырту кала. Әмма  сабыйлар операциягә чират көтеп өлгерми икән. Дөрес, вакытында дарулары булып торса, яшәрлек әле, ди Илдар.

Карап торышка Регинаны авыру бала дип тә булмый. Кечкенәдән  интегүләр аны сабырлыкка өйрәткән. Башкалар кебек мәктәпкә дә йөри. Моңа кадәр аңа ярдәм кирәген сыйныфташлары да, аларның әти-әниләре дә белмәгән. Кәримуллиннар гаиләсе, чарасызлыктан, серләрен чишәргә булган.

–  Үзебез генә булдыра алмый башлагач, кешегә әйттек. Моңарчы  туганнарыбыз ярдәм итте. Якын дуслар ташламады. Әле Регинаның авыруы турындагы хәбәрне интернетка куйганга бер тәүлек тә юк. Эшемә барырга да оялып торам. Әллә ничек, кешедән ярдәм сораудан да читене юк икән. Ир кеше буларак, кулдан килгәнне эшлим, тормышны үзм алып барам, – ди Илдар. – Безнең тагын ике балабыз үсә: Ралинә белән Әскәр. Аларны алып кайтыр алдыннан кат-кат тикшерендек. Карындагы балаларны да яхшылап карадылар. Курыкмадык инде. Аллага тапшырдык. Улыбызны да Регина кебек булырга мөмкин дип куркытканнар иде. Шөкер, алар сау-сәламәт. Бер генә теләк белән яшибез – Регинаны савыктырасы иде. Бөтенләй үк булмаса да, интегүләрен киметәсе иде баламның. Бер тәүлек эчендә инде акча салучылар бар. Аларның һәркайсына чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

Кәримуллиннар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Илдар Кәримуллин исемендәге Саклык банкы картасы да, Ак Барсныкы да 89393894705 телефон номерына беркетелгән

Гөлгенә Шиһапова.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/83712/

Бәйле