- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Андрей Соколовский 1993 елның 1 сентябрендә Казахстанда, Тогузак авылында туа. Дүрт яшендә гаиләсе белән Тәтеш районына күчеп килә, дип яза «Тәтеш таңнары» газетасы.
Тәтеш шәһәренең 2нче урта мәктәбендә, аннары Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укый.
Сержант Андрей Соколовский – махсус билгеләнештәге төркемнең өлкән разведчигы булып хезмәт итә.
Соколовскийның ике улы калган: зурысына – алты, кечкенәсенә – нибары бер яшь.
Сержант Соколовский белән хушлашу тантанасы 6 июньдә, Тәтештә, Дан мемориалы янында узды.