Татарстанда көчле җил аркасында юлдан барган машина өстенә агач ауган [фотолар]

-- Лейла

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе хәбәр итүенчә, 7 июньдә, көчле җилләр аркасында, Казанда ике агач һәм Бөгелмәдә бер агач ауган. Җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җиткән.

Бәхеткә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк, әмма агачлар ике автомобильгә дә шактый ук зыян салган. Казанның Габишев урамында юлдан барган Mitsubishi автомобиле өстенә агач ава. Шофер машина салонында бикләнеп кала. Урынга килгән коткаручылар агачны кисеп, ир-атка машинадан чыгарга булыша. Барлыгы 18 кеше һәм 7 берәмлек техника җәлеп ителә.

Моннан тыш, көчле җил аркасында Бөгелмәдә дә агач ауган.

Бәйле