Бакчачы Нәсимә Фәйзуллина: «Кавын-карбыз су яратмый»

Баулы районының  Исергәп авылында яшәүче  Нәсимә апа  Фәйзуллина бакчасында утыз елдан артык кавын, карбыз үстерә икән. Көзгә кадәр өстәленнән  әлеге җиләк-җимеш өзелми аның. Зурлыгына кызыкмый, бакчачы өчен тәме мөһим. Иң зур дигән кавын-карбызлары – 3–4 кило.

–   Орлыкларны бер атна элек чәчтем, тишелеп чыкты инде. Ачык грунтка утыртам, өстен капламыйм. Араларын 1,5 метр калдырып, ун метрлы буразналар сызам. Бер юлга – бер, икенчесенә икенче төрле сортлар утыртам. Бакчада буш урын калдырмаска тырышам. Аның каравы җимешен рәхәтләнеп ашыйм. Июль аенда беренче  кавыннардан авыз итә башлыйм инде. Узган ел уңышы бик шәп булды. Балаларга да күчтәнәчкә биреп җибәрәм. Авылдашларны да сыйлыйм. Орлыгын сораучылар да бар, тик үстерүчеләр күренми, – ди авылда хат ташучы булып эшләүче 70 яшьлек Нәсимә апа.

Ташкентта яшәгәндә, әтисе гел кавын-карбыз утырта торган булган икән. 1994 елда  Нәсимә апа туган авылына күченеп кайткан. Менә шуннан көньяк җимешләрен үз бакчасында үстерә. Эре сортларын да утыртып караган, тик алары балланып өлгерми икән. Шуңа күрә ваграк уңыш бирә торганын сайлый. Нәсимә апа әйтүенчә, кавын-карбызны үстерүнең бернинди авырлыгы да юк. Моның өчен көннәрнең җылы булуы һәм теләк кенә кирәк. Су сибәргә дә кирәкми, яңгыр дымы да җитә, ди. Су сипкәч, киресенчә, чәчәкләре каралып киткән. Җире яхшы булсын өчен көл сибә, тирес белән ашланган урынга утырта. Бары шул гына. Безгә көйсез кебек тоелган карбыз, кавын артык мәшәкать сорамый  икән бит.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/84055/

Бәйле