Украинада һәлак булган Хәйдәр Әфләтуновның 10 айлык кызы калган

-- Лейла

Украинада махсус операция барышында Татарстанның Мамадыш районыннан Хәйдәр Әфләтуновның гомере өзелгән. Ул 23 майда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Хәрбине Ульяновск шәһәрендә җирләгәннәр, дип яза “Нократ” газетасы.

Хәйдәр Әфләтунов 1993 елның 31 маенда туган. Мамадыш районы Көек-Ерыкса авыл җирлеге башлыгы Фидаил Шәйхетдинов, Хәйдәрне тыныч холыклы һәм максатчан егет буларак искә ала. Мәктәпне тәмамлап, Хәйдәр Әфләтунов армиягә алына. Хәрби хезмәтне тәмамлый һәм контракт буенча карьерасын дәвам итәргә карар кыла – армиядә кала, башта 2 ел хезмәт куя, соңыннан контрактны тагын 5 елга озайта. 2022 елның сентябрендә Хәйдәр Әфләтуновның хәрби хезмәте төгәлләнергә тиеш булган.

Мәрхүмнең яшь хатыны һәм 10 айлык кызы калган.

Бәйле