Аның гаиләсе акча җыю оештырган.
Яман шештән вафат булган җырчы Жанна Фриске гаиләсе янә үлемечле чир белән көрәшә. Җырчының икетуган апасы авырый.
Бу хакта артистканың бертуганы Наталья Фриске хәбәр итә. Татьянаның чире моннан 11 ел элек ачыкланган.
Вакытында дәвалану аркасында онкология чигенгән, әмма күптән түгел әйләнеп кайткан.
«Кызганычка каршы, аның рецидивы булды. Ул умыртка баганасына һәм бавырга метастаза биргән. Без ярдәм итүнең теләсә нинди ысулларын эзлибез», — ди Наталья Фриске.
Татьянаның туганнары дәвалануга акча җыю оештырган.
Искәртеп узабыз, Жанна Фриске җиде ел элек авырудан вафат булган иде.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-06-08/zhanna-friskeny-tuganynda-da-rak-2835189