«Кытайлылар безгә шаккаткан…»

Илсөя Бәдретдинова дусларын матур фотолары белән әледән-әле шатландырып тора.

Әнә тагын бик җылы фотосы белән уртаклашкан.

«Тузганакны берничә илдә прәме утыртып, сулар сибеп тәрбияләп үстерәләр икән. Тамыры да, яфрагы да, чәчәге дә нык файдалы булганга. Кытайдан килгән кунаклар Казан уртасында тузганак үскәнен күреп шаккаткан. «Сез нинди кыйммәтле дару өстеннән йөргәнегезне аңламыйсыз бугай?» – дигәннәр.

Чынлап та шулаймы икән ул? Бакчадан тамырын чистартып хәлдән таябыз шуның… Бездә буа буарлык ул… Карагыз…» – дип язган әлеге фотолары астына җырчы.

 «Элек әбиләр аны җыеп киптергән. Ашказаны авыру кешеләр төнәтмә ясап эчә торган булган. Хәтта тамырын ышкып юып, цистит дигән чиргә каршы ванналар ясаганнар. Хәзер генә әллә үләннәр көченә ышанмыйбыз, әллә ялкаулык көчле. Җиңел бит – даруханәгә чыгабыз да дару алабыз», «Әйе, мең төрле чирдән дәва. Мин балын кайнаттым. Көн саен төнәтеп, суын эчәм. Иренмичә кулланырга гына кирәк. Аяк астыбызда үсеп утырган алтын бәяле дару үләннәре бар. Актуаль тема ачып җибәрдең әле, Илсөя», – дип язалар аңа дуслары.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-06-10/kytaylylar-bezg-shakkatkan-2836571

Бәйле