Балалар бәйрәм ясарга уйлап, уен мәйданчыгына ут төрткәннәр [видео]

Яңа Мәскәүдәге Кокошкино бистәсендә балалар уен мәйданчыгын яндырганнар, дип яза «Осторожно, новости» телеграм-каналы.

Шаһитләр хәбәр итүенчә, бу хәл очраклы гына килеп чыккан – балалар анда пикник оештырырга уйлаган булган.

Кадрларга караганда, ут ракета рәвешендәге платформаларның берсеннән башланган. Аннан төтен чыга башлагач балалар качканнар. Соңрак ут бөтен мәйданчыкны колачлап алган.

видео: https://www.mskagency.ru/materials/3218715

чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/84291/

Бәйле